Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юлларыстатья по теме

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – КОМПЬЮТЕР ТУРЫНДА

14 февраль – Халыкара компьютерчылар көне. Әби-бабайларыбыз үз заманында авыл урамындагы багана башына куелган радиога мөкиббән китеп, аңа хикмәтле нәрсә итеп караса, бүген предметларны танып белә башлаган сабыйдан алып сигезенче дистәсен түгәрәкләүчеләргә кадәр компьютер экраны артына утырырга омтыла. Яшьлекләре 70-80 нче елларга туры килгәннәр арасында “моңа кадәр компьютерсыз ничек яшәдек һәм эшләдек икән”, дип гаҗәпләнүчеләр дә юк түгел. Ә замана балаларының үзләренә килгәндә, интернет яшүсмерләрнең рухи азыгына әйләнеп бара, алар өчен сулар һавадай мөһим. Укучы, студент халкының уң кулы ул бүген. Оешма, предприятие, кибет, даруханәләрнең кайсының ишеген ачып кермә, беркайда да ансыз хезмәт күрсәтү юк. Компьютер шулкадәр тормышыбызга үтеп керде ки, аны йөгәнли алмыйсың икән, хәзерге заманда эш табармын димә!

“Күз – куркак, кул – батыр”

Чыннан да, хикмәтле экран аша, дөньяның төрле почмагы белән элемтәгә кереп, теләсә нинди соравыңа җавап табарга, өйдән чыкмыйча гына финанс йомышларыңа кадәр башкарырга, бик ерактагы якыннарың белән аралашырга, дуслар табарга да була.

Чаллы каласында яшәүче өлкән хәбәрчебез 67 яшьлек Анурбик абый Гобәйдуллин да компьютер мөмкинлекләренә мөкиббән шәхес. 3 ел элек заман җиһазының “тычкан”ына үрелгән өлкән бүген рәхәтләнеп шул могҗизалы тартмада казына. Компьютер хакындагы сәхифәбез уңаеннан аның белән дә гәпләшеп алдык.

– Анурбик абый, компьютерга омтылуыгызның хикмәте нәрсәдә иде?

– Беренчел максатым – “Азатлык” радиосын тыңлау иде. Аның бар яктан уңайлы булуын аңлагач, башкасына да өйрәндем. Хәзер радионы рәхәтләнеп “шатыр-шотырлар”сыз тыңлыйм. Кирәк тапшыруны укып та була. Матбугат белән танышып барам. Газетадагы хәрефләр безнең өчен вак, ә компьютерда хәрефне үзеңә кирәк кадәр зурайтырга мөмкин. Без түгел, күзләре бөтенләй күрмәгәннәр дә компьютер ярдәмендә мәгълүматлы була ала. Бу хакта Закир Шаһбанның сөйләгәне бар. Мәркәзебездәге Сөләйман мәчетендә, ничә яшьтә булуларына карамастан, күрмәүчеләрне хәрефләрнең билгеле тавышы ярдәмендә Коръән укырга да өйрәтәләр.

Интернет үзе бер могҗиза, аның эчендә нинди генә хикмәт юк?! Хәтерем ялгышмаса, моннан 3 ел элек Фатих Кәримнең туган авылында күктән спутник төшкән. Органнардагы хезмәткәрләр килеп җиткәнче, авыл кешеләре аны кесә телефонына фотога төшереп, шул арада интернетка урнаштырып та куйганнар. Бу хакта минуты-секунды белән бөтен дөнья белде. Гаҗәп түгелмени бу? Гади татар авылы кешеләре бит. Кыскасы, яшәсен интернет!

– Ә өйрәнү башта бик авыр булмадымы соң?

– Кызыксынуыма каршы башта “бу яшьтә аңлый алмассың”, диючеләр дә шактый иде. Шәһәребездә интернет-кафеларда утыручылар күп булса да, “Акчасын түлим, бер-ике сәгать кенә өйрәтегез әле”, дип ялынсам да, гозеремне үтәргә бик сикереп төшмәделәр. “Күз – куркак, кул – батыр”, “Башланган эш – беткән эш” дигән мәкальләрне хәтеремдә яңарттым да, тәвәккәлләргә булдым. Ничек итсәм иттем, аннан тартып, моннан йолкып, 3 ай дигәндә иярләдем бит шул заман казанышын. Уйлап карасаң, карбюратор яки пешкәкнең төзелешен һәм аларның ничек хәрәкәткә килүен машина йөртүчеләрнең башта ничә проценты гына белә икән соң?! Монда да шуның кебек, барысы да акрынлап, тәҗрибә белән килә. Төймәләргә баскан саен һөнәрең арта бара, могҗизалар серенә торган саен тирәнрәк төшенәсең.

– Ә үзегез кебек өйрәнчекләргә ниндирәк компьютер каршына утырырга киңәш итәр идегез?

– Йөзенче модельле “Мерседес” та, “копейка” “Жигули” да, тизлекләре төрле булса да, бер үк юлдан барасы җиргә илтеп җиткерәләр. Өйрәнгәндә “копейка” чамасындагы иске компьютер да ярап куя. Үзем дә “ташларга жәл, балконыгызда торсын әле”, дип китергән җиһазны үзләштердем. Хәзерге вакытта тотылган, мөмкинлекләре азайган иске, әмма эш куәтендәге компьютерларны 4-5, хәтта 3 мең сумга сатып алырга була. Эшлеклеләрдән арткан җиһазларны табу кыен түгел, газеталарга белдерү бирүчеләр дә шактый. Өлкән яшьтәгеләргә сканер, принтер, ксерокс кебек җиһазларның әллә ни хаҗәте юк, минемчә.

– Ә интернет аша кемнәр белән элемтәдә торасыз?

– Матбугат белән танышып барам, яңалыкларны күзәтәм, радио тыңлыйм, кирәкле мәгълүматны эзлим, төрле редакцияләргә язмаларымны юллыйм, Ташкенттагы туганнарым белән хат язышам. Компьютерның эш өстәлендә Чаллы картасы да бар. Аннан җайлы гына адрес буенча кирәкле урынны, нинди транспорт белән барырга икәнлеген эзләп табам һәм башкалар. Әле менә президентыбыз Шәймиевка да хат язып җибәрдем. Үтенечемне игътибарсыз калдырмас дип җавап көтәм.

– Үзегез өчен остаз табу авыр булгач, башкаларны өйрәтергә атлыгып торасызмы соң?

– Бик теләп. 6 яшьлек оныгым Камилгә беренчел төшенчәләрне бирдем, аңа хәрефләр өйрәтү җайланмасы куйдым. Хәзер үзе кабызып ачып керә, уеннар уйнагач, рәхмәт әйтеп, сүндерә белә. Айдар Хәлимнең теләге көчле, аны да өйрәтәм. Ул да “Эхо Москвы” тапшыруын тыңларга ярата. Минемчә, баштагы чорда 10 төймәгә дөрес баса белү дә җитә. Аны язып алып була. Калганы кызыксынудан, үзеннән-үзе өйрәнелә. Булдыра алмам, дигән икеләнүләргә юл куймаска, бары тик “Алга!” дип максат куярга кирәк.

– Ә компьютер, кесә телефоннарын кеше сәламәтлегенә зарарлы дип саныйсызмы?

– Кайберәүләр телевизор караган җирдән йоклап китә. Һәр нәрсәдә чама белү кирәк, бу шулай ук компьютер һәм телевизор, телефоннарга да кагыла. Көн саен компьютер аша 3 сәгать радио тыңлыйм, оныгыма ярты сәгатькә рөхсәт бирәм. Артыгын мавыкмаганда аның бернинди зыяны юк дип беләм.

Компьютер, интернет дигәннән, яшьләр арасында дөнья пәрәвезе белән артык мавыгып китү сәбәпле, эшнең психотерапевт, невролог кебек табибларның ишеген шакуга кадәр барып җитү очраклары да юк түгел. Шуңа да “тәмле”, мавыктыргыч әйберләрне артыгын куллануның зарарлы икәнен истән чыгармаска кирәк.

Компьютерсыз яшәп булмый

Кайберәүләр компьютер сатып алыргамы-юкмы дип баш ватканда, чит илдә яшәүчеләр өчен бу җиһаз байлык билгесе түгел, ә гадәти күренеш. Бездә суыткыч, телевизор, телефон кебек техника көн саен кулланылышта, алга киткән дәүләтләрдә компьютер, интернет көндәлек тормыш алып бару өчен җайланган.

Җәмилә, җырчы, Финляндиядә яши:

– Өйдә компьютер иң “почетлы” урында, ул безнең өчен иң кирәкле җиһаз. Бер көн интернет эшләмәсә, үзеңне кулсыз-аяксыз, дөньядан читләштерелгән кебек тоясың. Ансыз яшәп булмый. Ике альбомымны да интернет аша башкарып чыгардым. Айдар Гайнуллин Германиядә яши, мин – Финляндиядә, компьютер каршында утырып иҗат иттек. Тавышны гына Мәскәүдә очрашып яздырдык. Бөтен музыкаль архив, шигырьләр компьютерда саклана.

Балалар авырып укырга бармаса, мәктәп сайтын ачып, үз кодларын кертеп, өй эшләрен карыйбыз. Гомумән, Финляндиядә ата-аналар җыелышы булмый, кирәкмәгәнгә мәктәпкә чакыртмыйлар. Укытучы белән интернет аша аралашырга мөмкин, баланың билгеләрен дә мәктәп сайтыннан карап була.

15 ел күрмәгән кешеләрне интернет аша таптым, әти белән дә шул рәвешле күрештек.

Мәтин КАРЫШМАС, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе, Прагада яши:

– Мин телләр белән кызыксынам, бу өлкәдә интернет зур мөмкинлекләр ачты. Тел өйрәнү буенча махсус сайтлар бихисап күп. Анда аудио, видеоматериаллар, интерактив текстлар урнашкан, шунда ук имтихан бирү, укытучы белән сөйләшү мөмкинлеге дә бар.

Әхмәт ВӘЛИЕВ, автомобильләр белән сату итүче фирма хезмәткәре, Токиода яши:

– Компьютер, интернет гади күренеш. Бар нәрсә шуңа корылган. Мәсәлән, мин эшләгән фирманың башлыгы башка шәһәрдә яши, ә ширкәтнең офислары берничә калада урнашкан. Идарәчене күргән дә юк, эш буенча аралашу интернет аша бара. Кирәксә, планеркалар да шул рәвешле үтә. Интернет аркылы рәсми документлар алышу да уңайлы. Төрле килешүләр дә төзелә. Сату-алу, товар сайлау, билетлар алу, кемгәдер приемга язылу, төшке ашка заказ бирү – барысы да интернет аша башкарыла.

Япониядә “акыллы йортлар” дигән төшенчә бар. Бу өй, фатирлар компьютерлашкан. Мәсәлән, суыткычлары интернетка тоташкан була. Ниндидер ризык бетә икән, син сатып алган кибеткә бу турыда мәгълүмат барып ирешә һәм аны китереп бирәләр. Бу әлегә сирәгрәк күренеш, әлбәттә, ләкин дөнья шуңа таба бара. Русиядәге туганнарга, дусларга да скайп аша шалтыратам, бик уңайлы һәм арзан.

Арман ЕЛӘҮСИН, лингвист, Франкфурт-Майн шәһәрендә яши:

– Бөтен язмалар, музыка, китаплар, рәсемнәр компьютерда саклана. Телевизор карамыйм диярлек, бар хәбәрне интернеттан укыйм, иртән эшне шуннан башларга күнегелгән.

Google maps дигән әйбер бар, бу – интернеттагы карталар. Теләсә кайсы шәһәр, адресны табып бирә, кайда икәнен күрсәтә. Интернет аша үзеңә юлдаш та сайларга мөмкин. Берлинга машинада барырга уйласаң, тагын берничә кешене чакырырга була, аннары бензинга киткән акчаны бергә түлисең. Тимер юллар картасы, электричка, метро, автобус, очкыч расписаниеләре бар. Билетларны да интернет аша түләргә мөмкин. Һәр түрәгә электрон хат язып була һәм алар, һичшиксез, аны үзләре укый, җавап бирә.

Принтер. Компьютердагы язмаларны, фотосурәтләрне кәгазьгә бастырып чыгара. Файдаланганда иң аз чыгымлысы – кара басучы лазер принтеры (буявы арзан). Алар тиз дә эшли. Рәсем, фотолар бастырырга телисез икән, төсле принтер кирәк. Аларының иң популяры – агызып басучы (“струйный”), ләкин буяуны күп файдаланалар, әле ул буяу кыйммәт тә. Гади лазер принтеры уртача 3,5-5 мең сум тирәсе тора. Ә агызып басучы төслеләр 1500 сумнан башлана.

Сканер. Бу җиһаз төрле язмаларны (мәсәлән, газета, китаптагы текстлар), фотосурәтләрне компьютер хәтеренә кертергә ярдәм итә. Мәсәлән, сканер әти-әниләр, әби-бабайларның иске фотоларын электрон форматта саклап калдыру мөмкинлеге бирә. Аннары аларны электрон хат итеп тә җибәрергә була. Төрле фотодизайн программасы белән “тәртипкә” кертергә, төсле итәргә, тагын да яктырак яисә, киресенчә, каралтырга мөмкин. Сканерларның да зурлыгы төрлечә, ләкин иң популяры – А4 форматлы кәгазьгә яраклаштырылганы. Сканерны сайлаганда аның эшләү тизлегенә һәм оптикасына игътибар итәргә кирәк. Тиз һәм озак эшләүче сканерларның бәяләре дә төрлечә. Уртача хакы – 3-6 мең сум.

Тавыш колонкалары. Компьютер булса, музыкаль үзәк кирәк тә түгел. Анда CD, DVD-дискларны тыңлап, карап була, компьютер хәтеренә музыка, киноларны яздыру мөмкинлеге бар. Тавышны ишеттерер өчен колонкалар кирәк. Алар кыйммәт түгел – 500-800 сум.

Web-камера. Бу беренчел кирәкле җиһаз түгел, ләкин ул интернет аша аралашу өчен уңайлы. Чит шәһәрдә, илдә яшәүчеләр белән элемтәгә керү һәм туйганчы сөйләшүнең иң арзан ысулы. Мәсәлән, сез интернет аша аська яки скайпта аралашканда бер-берегезне күреп сөйләшә аласыз. Web-камераны кулда тотып: “Бу минем бүлмә, тәрәзәдән әнә нинди матур йортлар күренә!” – дип күрсәтергә мөмкин. Web-камера 300 сумнан башлана.

Тычкан. Аларның төрлесе бар. Зурлыгы, функцияләре белән дә бер-берсеннән аерыла. Гадәттә, тычканда 2 төймә була, ләкин 4, 5 төймәлесе дә бар. Сатуда тычканның компьютер блогына тоташканы да, тоташмаганы да очрый. Элек тычкан астында шар була иде, хәзер андыйлары сатылмый, күпләрдә оптик тычкан. Кибетләрдә аларның хаклары 100 сумнан башлана.

Микрофон һәм колакчыннар. Ноутбукның үз микрофоны бар, ә персональ компьютерга аерым микрофон алу зарур. Бу шулай ук интернет аша аралашыр өчен кирәк. Алар кыйммәт түгел, уртача хакы – 200-500 сум. Колакчыннарның бәясе аларның сыйфатына бәйле, иң арзаны – 30-50, иң кыйммәте – 1500 сум. Сыйфатлы колакчыннар аша музыка тыңлау рәхәт.

Флешка. Бу – мәгълүмат саклау җайланмасы. Кечкенә булса да (уч төбенә сыя), үз эченә төрле күләмдә мәгълүмат сыйдыра ала. Бүген сатуда 512 мегабайтлыдан алып 16, 32 гигабайтлы флешкаларны да очратырга мөмкин. Текст, фоторәсемнәр саклыйм дисәгез, 2 яки 4 Гб җитә. Кино, видео, музыка яздырырга уйласагыз, зуррак күләмдәгесен алырга киңәш ителә. Флешка бик уңайлы. Аңа яздырылган мәгълүматны өйдә дә, эштә дә кулланып була. Сыздырылыр, сыйфаты югалыр дип тә куркырга кирәкми, CD-дискка караганда флешка ышанычлырак. Яздыру тизлеге дә зур. Флешканың уртача хакы – 500-1200 сум.

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары
статья по теме

Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша . Мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек. Тик әти-әниләре эштә вакытта балаларның көн буе компьютер артында утырулары хафага сала.
Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә үсмерләрнең күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра. Безгә балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булырга , замана техникасы артында көннәр буе утыртмау чаралары күрергә тиешбез .

Бүгенге көндә шәһәрдәге кебек үк, авыл тормышында да заман техникасы киң кулланыш алды. Бу аңлашыла да, чөнки укырга керүче балалар алдына бер үк шартлар, бурычлар куела. Без- укытучылар да, укучыларыбыз да Интернет аша бик күп кирәкле мәгълүмат алабыз. Әлбәттә, аны куллану укуга, үз-үзеңне үстерүгә юнәлтелгән булса, һичшиксез, файдалы күренеш. Тик балалар арасында социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп, статуслар сайлап, вакытларын бушка әрәм итеп утыручылар да бар.

Кызганычка каршы, яшь буын нәфис әдәбият, гәзит-журналлар укымый хәзер. Барлык мәгълүматны Интернет аша алуга күчтеләр. Ә виртуаль тормышка башы белән чумган балаларны җиңел генә аннан куптарып алам димә. Мәктәп укучылары арасында “Вконтакте” кулланучылар саны буенча иң популяр социаль челтәр санала. Бу челтәрнең генә дә бүгенге көндә 159 миллион кулланучысы исәпләнә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән. Гаҗәпләнеп утырасы юк: хәзер авыл мәктәбендә укыган һәр укучының да диярлек кулында телефоны, өйдә компьютеры бар. Аларның барлык “буш вакытын” әнә шул “Вконтакте” йота да инде. Социаль челтәрләргә бәйлелек балаларны урамга чыгып үзара аралашудан, төрле уеннар уйнап үсүдән, спорт белән мавыгудан читләштерә. Ә иң аянычы — күпләрнең бу мавыгуларда бөтенләй куркыныч күрмәве. Белгечләр фикеренчә, компьютер артында озак утыру баланың күрү сәләтенә, үзәк нерв системасына һәм умыртка сөягенә зур зыян китерә. Статистика мәгълүматлары буенча, мәктәпкәчә яшьтәге — һәр егерменче, мәктәп укучыларының һәр дүртенчесендә күрү сәләте начар. Бүгенге “Ата-аналар җыелышы”нда иң мөһим көн тәртибенә шушы мәсьәләне керттек.

Компьютерга бәйлелек гаиләдә дә борчу китереп чыгара. Шушы уңайдан “Гаилә һәм мәктәп” журналыннан бер өзек китерәм:
«Соңгы вакытта компьютер сүзен ишетүгә миндә аллергия башлана. Ник дигәндә, шушы афәт аркасында өйдә көн саен тавыш. Унбиш яшьлек улым белән дүрт яшьлек кызым монитор алдына утыру өчен көрәшә. Олысы андагы дуслары белән аралашудан, уеннардан арына алмаса, кечесе мультфильмнар карыйм, дип җанга тия. Балалар өчен әти дә, әни дә урынына булганга, берничә эштә эшлим. Шуңа кичтән чак кайтып егылам. Ә өйдә буран уйный, балалар компьютер өчен сугыша. Аны сүндереп, елашып, чак тынычланабыз,” дип сөйли бер әни.
Беребезгә дә сер түгел, үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыбыз һәр вакытта да файдага гына эшлиме соң?
Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, компьютер мониторының күзгә тәэсирен өйрәнү нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:
1. ■ кайбер кешеләрдә кератоконъюктивит, ретинит, катаракта, глаукома кебек күз авырулары килеп чыгу электромагнит нурланышның тискәре йогынтысынннан түгел, бәлки көн дәвамында мониторга текәлеп, зур игътибар белән киеренке хәлдә эшләгәнлектән була
2. ■ көннең икенче яртысында гомуми арыганлык халәте, күз кыру яки әчетү, баш
авырту шулай ук мониторның һәм андагы сурәтнең сыйфатсызлыгы нәтиҗәсе
булуы ихтимал;
3. ■ компьютерда 20 минут дәвамында эшләгәннән сон, укучыларның күрүе начарлана; аннан сонгы дәресләрдә аларның эшкә сәләтлелеге ике тапкыр кими;
4. ■ хатын-кыз операторлар ирләргә караганда тизрәк арый, эш көне ахырына аларда вакытлыча миопия (ерактан күрмәү) күзәтелә;
5. ■ озак вакыт монитор каршында утыру нәтиҗәсендә төсләрне аеру вакыт-вакыт кыенлашырга, көчле яктылыктан гадәттәге күз чагылу дәвамлырак вакытка сузылырга, сурәтнең җемелдәп торуы психикага тискәре йогынты ясарга мөмкин.
6. Әлеге һәм башка уңайсызлыкларның сәбәпләре нидә? Компьютер белән эшләгәндә күз нигә арый?

Белгечләрнең җавабы мондый:
1. * машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;
2. * күз арый, чөнки компьютер сурәте – пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;
3. * сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;
4. * карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан — клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;
5. * эш урынының унайлы булмавы да — тиз аруга китерүче сәбәпләрнең берсе.

Бала компьютер алдында күпме утырырга тиеш соң? Мин сезнең игътибарга табиб киңәшләрен китерәм :

Компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап)
15 – 40 минуттан артык утырырга ярамый. Әлеге шөгыльне саф һавада булу, физик күнегү, хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштыру шарт. Монитор каршында утырганда эш төрләрен (текст процессоры белән эшне – уеннарга, уку программаларына һ.б.ш.) алыштырып тору мөһим; мониторда кояш нурлары, электр уты чагылышы булдырмаска тиеш .
^ Компьютер белән эшләүчеләргә киңәшләр”
Компьютерда эшли башлаганчы, күз табибына күренергә киңәш ителә. Көндәлек тормышта бәлки сезгә күзлек кию кирәкмидер, әмма яңа шөгылегезгә бәйле рәвештә, аны кулланырга кирәк булуы мөмкин.
Монитроны күз карашы биеклегеннән чама белән 10 градус ка түбәнрәк урнаштыру зарур. Текст җыйганда, аны экранга якынрак куйсаң яхшы. Болай иткәндә, күз хәрәкәтләре кимрәк була.
Җилләткечне һава агымы йөзгә “бәрелмәслек” итеп урнаштыру шарт. Киресенчә булганда, күз кибә, кыра.
Һәр ярты сәгать эшләгәннән соң, еракка карап торып яки күзне йомып, бераз ял итеп алу мәслихәт: ачык, яхшы күрү өчен җавап бирүче нервлар тынычлансын.
Экранга озак вакыт күзне йоммыйча текәлеп карап тору зыянлы икәнен онытмыйк.
Күз белән монитор арасында 50 см ераклык булырга тиеш.

“ Компьютер икенче грамоталылык, ләкин сәламәтлек кыйммәтлерәк”, дигән сүзләрне һәрвакыт истә тоту мөһим.
^ Компьютер артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.
Компьютер каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра:
үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я мышькада, шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин.
^ Сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин.
Остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыйгаюы мөмкин.
^ Кул буыннарының авыртуы. Компьютер алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр ясыйлар, шуңа бик аралар, ә озак эшләү дәверендә хроник авырулар барлыкка килә.
Табиблар тагын шуңа игътибар итә: дисплейда яктылыкның җемелдәп торуы үзенең ритмнарын баш миенә көчләп тага. Һәм нәтиҗәдә балаларда көзән җыеру һәм хәтта эпилепсия өянәге булырга мөмкин. Екатеринбургта табибларны шомландырган вакыйга булды: 12 яшьлек малай, бертуктаусыз 12 сәгать буена компьютер залында уйнау нәтиҗәсендә, инсульттан үлеп киткән. Югыйсә ул тулысынча сәламәт булган. Табиблар аның организмында бернинди тайпылыш тапмаган. Инсультның сәбәбе- компьютер уеннары белән кирәгеннән артык мавыгу, кислород җитмәү.

Виртуаль дөньяда үткәрелгән берничә сәгатьтән соң, балада чынбарлыкка туры килмәгән караш барлыкка килә, хәвеф-хәтәр тойгысы кими. (чөнки комьютер уеннары героена күпме телисең, шуның кадәр тормыш бирелә). Бала реаль дөньяны кире кага.

Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый. Медиклар барлык комьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызлыклый. Димәк, аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә, авыруларга каршы торучанлык какшый
Иң мөһим фактор-психикага авырлык килү. Компьютерда рәсем ясау, уйнау игътибарлык сорый. Мондый халәт, гадәти рәсем ясаганда, башка төрле уеннар уйнаганда, була алмый. Алайда психикага булган тискәре йогынтыны җиңеләйтеп була.
1)Компьютер алдында эшләгәндә ял итәргә кирәк. 30 минут эшләгәч, 15 минут ял.
2)Уеннарның укучыга файдалы булганнарын гына кулланырга.
Галимнәр фикеренчә, экран белән кешенең йөзе арасында барлыкка килгән потенциал экранга кунган тузанны шундый зур тизлек белән куа, бу тузан бөртекләре пуля кебек бит тирәсенә кадалалар.

Мондый күренешне киметү өчен:
кабинеттагы барлык мебель өстен гел дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга кирәк.

Ә иң гади ысулларның берсе – компьютерда эшләгәннән соң салкын су белән битне кулларны юу.
Балаларның бүгенге көндә компьютерга бәйлелеге табиб һәм психологларны гомумән киң җәмәгатьчелекне борчуга сала.
– Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара, – ди ТР Наркология диспансеры баш табибы урынбасары, психиатр-нарколог Фәнүс Моратов. – Андыйларның күбесе – малайлар. Саннарга әйләндерсәң, компьютерга куркыныч дәрәҗәдә бәйле бер кызга 10 малай туры килә. Ир-атларга хас булган «аучы» инстинкты сәбәпче монда. Бәйлелек бик тиз формалаша, моңа нибары 2 ай вакыт җитә. Әгәр вакытында чик куймыйсың икән, балагыз үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп батачак. Андыйлар (дөресрәге, якыннары, туганнары) безнең хастаханәгә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар табигате белән азартлы кешеләр, отышлы уеннарга соңгы акчаларын да чыгарып бирергә әзер. Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата, баладан каты бәгырьле эгоист ясый.
Компьютерга бәйлелекнең ике төрен аерып күрсәтәләр. Аның берсе – интернетка (сетеголизм), ә икенчесе – компьютер уеннарына (киберраддикция) бәйлелек. Беренчеләре өчен тәүлегенә 13-14 сәгать интернетта утыру берни түгел. Андыйларны бертуктаусыз электрон почтасын тикшереп торуларыннан да танырга була. «В контакте», «Фейсбук» социаль челтәрләрен генә ачып карагыз сез. Кайберәүләр нәрсә ашарга җыенганын да фотога төшереп челтәргә куя башлады. Компьютер уеннарына бәйлелек нигездә, 10-18 яшьлек үсмерләр арасында барлыкка килә. Алда әйткәнемчә, күпмедер вакыттан соң төрле авырулар бимазалый башлый.

— Әти-әниләр үзләре үк ярдәм итә ала, – ди ТР атказанган табибы Фәнүс Моратов. – Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч, балагыз авыруга сабыштымы? Катырак булыгыз. Юк дигәч, юк инде. Гомумән, балагызга 11 яшь тулмыйча, аңа компьютер алуның кирәге дә юк.
Балагызның компьютер бәйлелегенә дучар булуын ничек белергә соң? Әгәр:

  • Бала үз-үзенә бикләнсә, аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса;
  • Компьютер уеннарыннан аерырга тырышу тавыш- гауга белән тәмамланса;
  • Начар укыса, дәресләр калдырса;
  • Элекк яхшы гадәтләрен ташласа, дуслары белән аралашмый башласа;
  • Начар йокласа;
  • Башы һәм күзләре авыртуга зарланса, димәк, балагыз компьютер белән кирәгеннән артык мавыга.

Психологлар исә, ата-аналар балаларының нәрсә уйнаганын белергә, ә белмәсәләр – өйрәнергә тиеш, дигән фикерне яклый. Балаларның яшенә туры килмәгән сайтларда утыруны чикләү буенча компьютерларга фильтрлар куйдыру турында сүз бара. Бу- бала сез өйдә юкта теләсә кайсы сайтка керә алмый дигән сүз.
Әлбәттә, психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан, аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән комьютер уеннарына гына каршы чыга. Һичшиксез, балага уеннар кирәк, ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш.

Ләкин кәефегезне төшерергә кирәкми. Әйткәнебезчә, компьютердан һәм интернеттан башка шәхеснең гармоник үсеше була алмый. Әгәр ата-аналар башта ук түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар, балагыз компьютер уеннарына бәйле булмас:

  • Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз, ул гаилә милке булып исәпләнсен;
  • Балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз;
  • Компьютерда 2 сәгать кенә уйнарга рөхсәт итегез;
  • Балалар дисплей артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз;
  • Балагыз белән күбрәк бергә булыгыз, табигатькә чыгыгыз;
  • Укудан буш вакытында бала файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен. Гаиләдә һәр баланың үз вазыйфасы булырга тиеш.

Сүземне тәмамалап шуны әйтәсем килә, иң мөһиме баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга; компьютерда эшләү вакытын, интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга.

Оцените статью
Fobosworld.ru
Добавить комментарий

Adblock
detector